Ачыкланганча, балалар Зәй Дәүләт район электр станциясе сулыгында коенган. Шул чакта малайларның берсе бата башлаган. Балалар аны ярга алып чыга алса да, малайга беренче ярдәм күрсәтерлек кеше табылмый.
Табиблар килгәндә бала үлгән була инде. Балалар тыелган һәм бу хакта кисәтүче язулар булган урында коенган - су каналы койма белән уратып алынган. Яннарында өлкәннәр дә булмаган.
Комментарийлар