16+

Татарстанда 84 мең сабый балалар бакчасына электрон юллама алган

Татарстанда 84 меңнән артык сабый «Татарстан Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша балалар бакчасына электрон юллама алган. Республикада мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына яңа уку елына балалар җыю кампаниясе тәмамланды.

Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте билгеләп узганча, кампания 1 апрельдә Казанда һәм Чаллыда, ә 1 июньдә бөтен республика буенча башланып, 31 августта тәмамланган. Балалар бакчасына урын бирелмәгән балаларның әти-әниләренә борчылырга кирәкми. Ел дәвамында мәктәпкәчә мәгариф оешмалары комплектлап бетереләчәк.

Ведомство матбугат хезмәте балалар бакчасына чиратны республика дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Балалар бакчалары» бүлегендә тикшерергә мөмкин, дип искәртә. Гариза статусы «Мәктәпкәчә балалар учреждениесенә юлланган» дип үзгәртелсә, ата-аналарга 30 көн дәвамында балалар бакчасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә балалар бакчасына бармыйсыз икән, «Килмәде» статусы куелачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading