16+

Татарстанда Африка дуңгыз чумасының тагын өч чыганагы ачыкланган

Республиканың 22 районында карантин игълан ителгән.

Республиканың 22 районында карантин игълан ителгән.

Спас һәм Югары Ослан районнарында Африка чумасының өч чыганагы ачыкланган, шуңа күрә республиканың 22 районында карантин игълан ителде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган Указда хәбәр ителә.

 Килди авылында Пашков фермерлык хуҗалыгында һәм «Куйбышев» аучылык хуҗалыгы территориясендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Йорт дуңгызлары үлгән һәм кабан дуңгызлары үләксәләре табылган очракта, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Авыру һәм шикле терлекләрне урында юк итү күздә тотыла. Карантин игьлан ителгән районнар халкына кулдан дуңгыз ите һәм терлек азыгы сатып алу тыела.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading