16+

Татарстанда ана капиталын соципотека түләүләре өчен кулланып булачак

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан алынган хәбәрләргә караганда, республикада ана капиталын соципотека түләүләре өчен кулланып булачак.

Хәтерегездә булса, берникадәр вакыт элек соципотека түләүләре өчен ана капиталыннан файдалану туктатылган иде. Мондый чикләүләрне федераль законнарга кергән үзгәрешләргә бәйле рәвештә аңлаттылар. Бу хәл күпләрдә ризасызлык уятты. Инде менә, ниһаять, мәсьәләнең чишелеше табылды кебек. Дәүләт торак фонды социаль ипотека килешүләре буенча бурычларны түләү хисабына ана капиталы акчаларын кабул итүне яңадан башлап җибәрде.Түләү механизмы икенче яки аннан соңгы балалар туганнан соң өч ел вакыт узган гаиләләргә кулланыла.Әлеге күрсәтелгән шартларга туры килгән һәм социаль ипотека килешүе буенча бурычларын ана капиталына сертификат белән түләргә теләгән гаиләләр фондның төбәкара вәкиллекләренә чакырыла.Мөрәҗәгать иткәннән соң, социаль ипотека алучыларга документлар пакеты биреләчәк. Әлеге документларны бирү 14 яшьтән өлкәнрәк барлык катнашучыларның сертификат хуҗасы исеменә язмача гаризасы нигезендә башкарылачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading