Бу хакта КФУ профессоры Юрий Переведенцев хәбәр иткән.
Бу атнада Татарстан башкаласында гадәти климатик нормадан 3-4 градуска түбәнрәк һава температурасы булачак. КФУ профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, җәй аномаль эссе булуы белән истә калды. Җылы һава торышы көз көне дә дәвам итәр төсле иде дә, әмма булмады. Һавадагы циркуляция үзгәрү сәбәпле, безгә арктик һава килгән. Хәзер Казанда суык. Бу хәл атна буена дәвам итәчәк. Бары тик ял көннәрендә генә башкалада һава торышы 16 градуска кадәр күтәрелергә тиеш, дип фаразлый профессор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар