16+

Татарстанда атна ахырында буран көтелә

Республиканың гидрометеорология үзәге якшәмбе көнне, 30 октябрьдә һәм икенче атна башында һава торышы кискен бозылу турында кисәтә.

Республиканың гидрометеорология үзәге якшәмбе көнне, 30 октябрьдә һәм икенче атна башында һава торышы кискен бозылу турында кисәтә.

30 октябрьдә республика территориясендә бераз кар явуы көтелә. Температура төнлә 1-6 градус салкын, ә көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак.

31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә синоптиклар фаразы буенча һава торышы бозылачак. Кар һәм буран көтелә, җил секундына 15 метрга кадәр булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал. Һава температурасы 1-6 градус салкын, көндез 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading