16+

Татарстанда һава температурасы 30 градуска кадәр җылына

Синоптиклар һава температурасы нормадан югары булачак дип кисәтә.

Татарстанда һава температурасы 30 градуска кадәр җылына

Синоптиклар һава температурасы нормадан югары булачак дип кисәтә.

Чәршәмбе, 12 май көнне Татарстанда һава температурасы 30 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Алдагы көннәрдә республикада температура нормадан кимендә 9 градуска югары булыр дип көтелә.

Бүген алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һава 5-10 градуска кадәр җылыначак, диелә хәбәрдә.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading