16+

Татарстанда һава торышы бозыла

Синоптиклар һава температурасының 0 градуска төшү ихтималын җиткерде.

Синоптиклар һава температурасының 0 градуска төшү ихтималын җиткерде.

Алдагы төндә Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

21 сентябрьгә каршы төндә һәм иртәгә иртән Татарстанда һәм аның башкаласында көчле җил чыгачак. Көчәйгән вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Төнлә һәм иртән урыны белән кырау һәм туфракта һава температурасының 0 градуска кадәр төшүе мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading