16+

Татарстанда авырлы хатынга ут төртеп яндырырга җыенган ирнең мәете табылган

Татарстанда авырлы хатынны ут төртеп яндырырга теләгән дип шикләнелгән егетне үлеш килеш тапканнар.

Татарстанда авырлы хатынны ут төртеп яндырырга теләгән дип шикләнелгән егетне үлеш килеш тапканнар.

«Узган ялларда Ширәмәт авылындагы бер йортта ир-ат мәетен табып алганнар. Исерек хәлдәге егет, чит кешенең өенә керергә омтылып, тәрәзәне ваткан һәм каты яраланган дип фаразлана. Канга баткан егет йоклап киткән. Аның шулай ук куллары пешүе дә билгеле», - дип хәбәр итә телеканал.

Егетнең мәетен торакны тикшерергә килгән җәйге йорт хуҗалары тапкан.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы узган атнада исерек егетнең авырлы хатынның аяк астына янучан сыеклык сибеп, йортын ут төртеп яндыруы хакында хәбәр иткән иде. Нәтиҗәдә, йорт тулысынча янып беткән, зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading