16+

Татарстанда бакчачылык ширкәтләрендә торак пунктлар төзеләчәк

Татарстанда бакчачылык ширкәтләре территориясендә яңа торак пунктлар барлыкка килергә мөмкин. Мондый канун проектын чираттагы утырыш вакытында республика Дәүләт Советы депутатлары кабул итте.

Татарстанда бакчачылык ширкәтләре территориясендә яңа торак пунктлар барлыкка килергә мөмкин. Мондый канун проектын чираттагы утырыш вакытында республика Дәүләт Советы депутатлары кабул итте.

Яңа закон проектыннан күренгәнчә, бакчачылык ширкәтләренә шулай ук торак пункт чикләре дә кертелергә мөмкин. Республиканың авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров, закондагы үзгәрешләр моның өчен төгәл критерийлар билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, дип белдерде. 

Шулай ук хәзер закон буенча тавыш бирү һәм гомуми җыелышларны көндезге-читтән торып һәм читтән торып электрон чаралар кулланып үткәрергә рөхсәт ителә. Моңа кадәр бакчачыларның андый мөмкинлеге булмаган. Дәүләт хезмәтләре Порталы аша тавыш бирергә мөмкин булачак. Моның өчен министрга депутат Николай Рыбушкин аерым рәхмәт белдерде.

Хәзер Татарстан территориясендә 1383 бакча җәмгыяте бар. Аларның күбесе республиканың эре шәһәрләре янында урнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading