16+

Татарстанда бала табучы хатынны ЮХИДИ хезмәткәрләре коткарган

16 июль төнендә Ленин урамында бер ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләренә хатыны машина салонында менә-менә бала табачак дип хәбәр иткән.

16 июль төнендә Ленин урамында бер ир-ат ЮХИДИ хезмәткәрләренә хатыны машина салонында менә-менә бала табачак дип хәбәр иткән.

Инспектор Линар Бадыйков һәм аның хезмәттәше Родион Гавричичев хатын-кызны шунда ук үз автомобильләренә күчереп утыртып, сиреналарын кабызып, бала табу йортына илткән. Бала тугач, юл-патруль хезмәте инспекторлары аларга автокресло да бүләк иткән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading