16+

Татарстанда бала янына килгән фельдшерга пычак белән һөҗүм иткән гаиләне тикшерәчәкләр

Татарстанда прокуратура гаилә иминлеге профилактикасы турындагы кануннарның үтәлешен тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Татарстанда прокуратура гаилә иминлеге профилактикасы турындагы кануннарның үтәлешен тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бер хатын-кызның "Ашыгыч ярдәм" хезмәте фельдшерына һөҗүм итүе әлеге эшкә прокуратура катнашуга сәбәп булып тора.

Исегезгә төшерәбез, 26 мартта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2017 елның 25 мартында Яр Чаллыда кич белән "Ашыгыч ярдәм" хезмәте биш айлык бала янына чакыртыла. Медицина хезмәткәрләре баланы карый башлый. Баланың әтисе белән бергә исерткеч эчемлекләр кулланган хатын - гаилә хуҗасының бертуган апасы - фельдшерга пычак белән һөҗүм итә. Зыян күргән хезмәткәрне сырхауханәнең хирургия бүлегенә салалар.

Әлеге факт буенча тикшерү органнары җинаять эше кузгата.

Алдан билгеле мәгълүматлар буенча, әлек хөкем ителгән һәм наркотикларга кагылышлы теркәүдә торган ана кеше ул кичтә өйдә булмаган.

Моның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков кушуы буенча тикшерү оештырылган. Тикшерү чаралары нәтиҗәсеннән соң, социаль-куркыныч хәлдә булган балаларны ачыклау буенча профилактика системасы органына, шулай ук балаларны тәрбияләү вазифасы йөкләнгән ата-аналарның эшенә бәя биреләчәк. Хокук бозуны ачыклау очрагы булса, прокуратура тарафыннан катгый чаралар күреләчәк.

Җинаять эшен тикшерү барышы һәм нәтиҗәсе прокуратура контроле астында булачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading