16+

Татарстанда балалар спортына игътибар арта

Табиблар гына түгел, Дәүләт Думасы депутатлары да чаң суга: бүген балаларның бары ун проценты гына тулысынча сәламәт икән, нарасыйларның яртысыннан артыгы хроник авырулар белән интегә.

Табиблар гына түгел, Дәүләт Думасы депутатлары да чаң суга: бүген балаларның бары ун проценты гына тулысынча сәламәт икән, нарасыйларның яртысыннан артыгы хроник авырулар белән интегә.

Аларның физик әзерлек дәрәҗәсе критик чиккә җиткән. Шул максаттан Идел буе федераль округында "Балалар спорты" федераль проекты старт алды.

Проект 2017 елдан алып 2022 елга кадәр тормышка ашырылачак. Программа сәламәт яшәү рәвешенә, мәктәпләрдә физик тәрбия бирүне камилләштерүгә, спорт заллары һәм спорт сарайларын үзгәртеп коруга юнәлтелгән булачак. Шулай ук, аның нигезендә, зур спорт ярышларында катнашучы балалар спорт йолдызлары белән аралашачак.

- Бу юнәлештә лидер булырга телибез. Федераль проект белән бергә "Безнекеләр өчен җан ат" программасы эшли башлады. Ул авыр хәлдә калган һәм мөмкинлекләре чикле балаларга юнәлтелгән, - ди Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, проектның төбәк координаторы Ольга Павлова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading