16+

Татарстанда балалар йортында тәрбияләнгән кыз әнисен үтергән

Әлмәттә 21 яшьлек Жанна Курикованы кулга алганнар. Ул үзенең әнисен үтерүдә гаепләнә.

Әлмәттә 21 яшьлек Жанна Курикованы кулга алганнар. Ул үзенең әнисен үтерүдә гаепләнә.

Фаҗига 5 ноябрьдә Җәлил урамында булган. 44 яшьлек сәрхүш ана тәртипсез тормыш алып баруда кызын гаепләп, теләсә-нәрсә әйткән. Моңа җавап итеп кыз әнисенә күп тапкыр пычак белән кадаган.

Ана кеше урында ук һәлак булган.

Элегрәк кызы тугач ана кеше хөкемгә тартылган булган, ә кыз балалалар йортында тәрбияләнгән. Аннары алар кабат бергә яши башлаганнар. Кыз еш кына өенә кайтып кунмый торган булган, бу әнисендә канәгатьсезлек тудырган.

Хәзер "Үтерү" маддәсе  буенча җинаять эше ачылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading