16+

Татарстанда балаларны чит телләргә балалар бакчасында ук укыта башларга җыеналар

Эшләнелгән концепция агымдагы елның 1 июнендә тәкъдим ителергә тиеш.

Эшләнелгән концепция агымдагы елның 1 июнендә тәкъдим ителергә тиеш.

Татарстанда 2022 елга кадәр полилингваль ягъни төрле телләрне тирәнтен өйрәнүгә нигезләнгән 6 мәгариф комплексы төзеләчәк.
Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бу турыда 25 апрельдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасының тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәни мирасны торгызу буенча республика фондының попечительләр һәм административ советы утырышында әйтте.

-Борынгы Болгарны һәм Зөя-утрау шәһәрлеген торгызуда зур эш башкарылды. Алар дөньякүләм танылу алды, ЮНЕСКО тарихи мирас һәйкәлләре исемлегенә кертелде, - дип башлады чыгышын Минтимер Шәймиев. - Мирасны сакларга, ЮНЕСКО таләпләрен үтәргә кирәк. Исемлектән сызып ташласалар, инде күпме эшләр башкарылганнан соң оят булыр.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе үзенең фикерләрен инде мәгариф темасына күчеп, дәвам итте.

-Мәгариф бик тиз алга бара, балалар укыту тәртибе бөтен дөньяда үзгәреш кичерә. Балалар көндәшлеккә сәләтле булып үссен, - диде Минтимер Шәймиев.-Мөмкинлекләре булган гаиләләр репетитор яллап, үз балаларына инглиз телен, шулай ук башка телләрне дә өйрәтә. Барлык гаиләләр дә моны эшли алмый. Нәтиҗәдә - социаль тигезсезлек килеп туа. Урта белем генә алу инде кичәге көн. Белем алуны киңәйтергә кирәк. Рус һәм татар телләре-дәүләт телләре. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Конституцияләрен беркем дә гамәлдән чыгармады. Тел белү кешенең конституцион хокукы. База балалар бакчалары һәм полилингваль мәктәпләр булдырырга кирәк. Сабыйлар бакча яшеннән үк инглиз телен өйрәнсен. Укытучы аз гына орышса да, бөтен илгә шау-шу кубарыла. Ата-аналарның да үз балаларын тәртипкә өйрәтүләре, белемнәргә өндәүләре зарур.

Казан федераль (Идел буе) университетының, Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре педагогика уку йортларының укытучы кадрлар әзерләүдә мөмкинлекләре көчле булганлыгын билгеләп үтте ул.
-Казан университетында Франция, Италия, Испания илләреннән килеп укыйлар, хәтта, - дип, хуплап әйтте Минтимер Шәймиев.
Полилингваль мәктәп-комплексларның икесе Казанда барлыкка киләчәк. Беренчесе -165нче мәктәп базасында Бондаренко урамында 2020 елга кадәр сафка басачак. Ул - 1224 урынга исәпләнгән “Адымнар-путь к знаниям и согласию” комплексы. Әлеге бинада 5-11 сыйныфлар укучылары чит телләр өйрәнәчәк, 2 бассейн, 2 спортзал, китапханә һәм 436 урынга ашханәсе була. Икенчесе - ”Казан-XXIнче гасыр” торак комплексындагы 178нче мәктәп базасында 2021 елда ачылачак.
Полилингваль мәктәпләр Алабугада - 2021 елда, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә 2022 елда ачу ниятләнелә. Татарстандагы полилингваль мәктәпләр ЮНЕСКО мәктәпләре ассоциациясе халыкара системасы белән багланышта торачак.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борханов полилингваль мәктәпләр челтәре барлыкка китерү буенча эшче төркем оештырылганын, бу юнәлештә чаралар күрелгәнлеген әйтте. Татарстанда 24 база балалар бакчасы оештырыла, аларда сабыйларга чит телләр өйрәтеләчәк.

- Барган кеше юлны җиңә. Хәрәкәттә-бәрәкәт, алга барырга кирәк. Яңа уку елына кадәр полилингваль мәгариф челтәре буенча концепция-план әзерләү мөһим. Кул кушырып утырмыйк, төзелешләрдә җәйге озын көннәрне нәтиҗәле файдаланыйк. Балаларның төрле телләрне белеп, көндәшлеккә сәләтле булып үсүләре кирәк. Бергәләшеп шушы эшне башкарыйк,  - дип, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук муниципалҗ берәмлекләр җитәкчеләрен актив эшчәнлеккә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading