16+

Татарстанда банк хезмәткәре 39 млн сумнан артык акча урлаган

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган.

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган.

Түбән Камада 39 млн сумнан артык акча үзләштергән 48 яшьлек банк хезмәткәрен тоткарлаганнар. Тикшерү версиясе буенча, 2021-2022 елларда төбәк банкларының берсендә өстәмә офисның өлкән белгече булып эшләү дәверендә 4,4 млн сумнан артык акча урлаган. Үз гамәлен яшерер өчен, хатын-кыз вкладчыларга акча бирү турында ялган документлар рәсмиләштергән.

Әмма банк хезмәткәре моның белән генә тукталмаган. 2022 елның сентябрендә ул тагын 35 млн сумнан артык акча үзләштерә, шуннан соң эшкә чыгудан туктый.

Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган, ул сак астына алынган. «Үзләштерү» маддәсе буенча ачылган җинаять эше судка җибәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading