16+

Арчада баларны яклау көнендә өч яшүсмерне поезд бәргән

Зыян күрүчеләрне республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Зыян күрүчеләрне республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

1 июнь көнне Арча районында, төгәлрәге Чүриле авылы янындагы тимер юл кичүендә ике яшүсмер мотоциклда, юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, поездга килеп бәрелә. Семафор уты, тимер юл кичүен чыгарга ярамаганлыгын кисәтеп сигнал бирсә дә, яшүсмерләр моңа игътибар итми. Кызганыч, ике мотоцикл  йөртүче дә, 14 яшьлек тагын бер пассажир үсмер төрле тән җәрәхәтләре ала. Аларны кичә Казан шәһәрендәге Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Һәләкәтнең сәбәпләре ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading