16+

Татарстанда БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы старт ала

Бу төр имтиханның беренчесе 26 мартта була.

Бу төр имтиханның беренчесе 26 мартта була.

26 марттан Россиядә БДИны вакытыннан алда тапшыру этабы уздырыла. Бу төр сынауны мәктәпне алдагы елларда тәмамлаучылар һәм педогогик совет карары белән имтиханга керү рөхсәте алган быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары тапшыра. Минималь чик 24 балл тәшкил итә.

Татарстанда рус теленнән имтиханга вакытыннан алда 19 катнашучы теркәлгән, шуларның 11е-көллият студентлары һәм 8е-быел мәктәпне тәмамлаучылар. Имтиханнар ике пунктта узачак: Чаллыдагы 6 нчы мәктәптә һәм Казандагы 65 нче мәктәптә. Имтиханны үткәрүгә 41 педагогик хезмәткәр җәлеп ителгән.

Имтихан вакытында «Интернет» челтәре аша имтихан материалларын алу технологиясе, аудиторияләрдә материалларны бастыру һәм сканерлау, шулай ук онлайн видеокүзәтү кулланылачак.

Имтихан 10: 00 сәгатьтә башлана һәм 3 сәгать 30 минут дәвам итәчәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучылар өчен имтихан вакыты 5 сәгатькә кадәр арттырыла. Нәтиҗәләр 2024 елның 11 апреленнән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Катнашучылар аларны Рособрнадзорның рәсми сайтында «ГИА» бүлегендә карый алачак.

Сәламәтлек торышы буенча имтиханны вакытыннан алда тәмамлаган яки документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр аркасында аны калдырган катнашучылар БДИны кабат тапшыра ала.

Агымдагы елның минималь чиген үтмәгән чыгарылыш укучылары резерв көнне рус теленнән мәҗбүри БДИны яңадан тапшыра алачак.

 Үткәрү тәртибен бозган өчен имтиханнан чыгарылган катнашучыларның (телефоннар, шпаргалкалар куланган өчен һ.б.) нәтиҗәләре юкка чыгарыла, бу фән буенча БДИны алар киләсе елда гына тапшыра алачак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading