16+

Татарстанда бер айда 36 кеше аракы белән агуланган

Элеккеге заманнарда ата-аналар мәҗелес корган табынга кечкенә балаларны якын да китермәгән. Бүген балалар - аракылы табын түрендә.

Элеккеге заманнарда ата-аналар мәҗелес корган табынга кечкенә балаларны якын да китермәгән. Бүген балалар - аракылы табын түрендә.

Быелның февраль аенда республикада алкогольдән һәм спирт катнашмалы эчемлекләрдән 36 кеше агуланган.

- Әлеге агуланучыларның 5,6 проценты балалар. Сусаган сабыйлар спиртлы эчемлекне белештермичә эчә. Ахыры аяныч: ияләшмәгән яшь организм агулана,-дип, борчылып кисәтте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җәләлиева.

Узган ел алкогольдән һәм спирт катнашмалы эчемлекләрдән 776 кешенең агулану очрагы теркәлгән, шуларның 82,9 проценты ир-атлар. Роспотребнадзор хезмәте белгечләре әйтүенчә, үсмер чактан ук спиртлы эчемлекләрне күп эчү организмда каты авырулар кузгатырга, нәсел дәвам итү яки бала таба алу сәләтен юкка чыгарырга мөмкин. Әгәр гаилә буыннан-буынга эчкечелек белән шөгыльләнсә, икенче-өченче буыннарда гарип яки психик авырулы сабыйлар туа башлаячак.

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, кеше елына сигез литрдан артык алкоголь кулланса, бу - организмга зыян салуга керешү. Россиядә 2009 елда кулланылган спиртлы эчемлекләр кеше башына 15 литр туры килгән. Шөкер, россиялеләр үз сәламәтлеген кайгыртырга керешкән, дип, уйларга була. Үткән ел кулланылган спиртлы эчемлекләр һәр кеше исәбенә 10 литр туры килгән.

Татарстан буенча Дәүләт алкоголь инспекциясе идарәсе белгечләре кисәтүенчә, иң куркынычы- спирт катнашмалы сыеклыклар эчү. Агуланып үләсең килмәсә, автомобиль тәрәзәсен юдыргычларны, җитештерүчесе яки составы билгеле булмаган спиртлы эчемлекләрне, гигиена максатларында куллану өчен чыгарылган спирт катнашмалы продукцияне эчәргә һич кенә дә ярамый.

Россиядә төнге 22.00 сәгатьтән башлап, иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр алкоголь продукциясе сату тыела. Мәгариф, медицина учреждениеләренә якын урыннарда, шулай ук лицензиясез килеш җәмәгать туклануы предприятиеләрендә спиртлы эчемлекләр сатырга ярамый. Идән астында этил спирты җитештерү һәм сату, башка өлкәләрдән (чит илдән) яшертен рәвештә спирт- спирт катнашмалы сыекчалар алып кайту-закон бозу санала. Шушы таләпләрне бозучыларны фаш итүдә катнашкан кешеләргә Татарстан буенча Дәүләт алкоголь инспекциясе 1-3 мең сум күләмнәрдә акчалата түли.
Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында uslugi.tatarstan.ru теркәлергә һәм закон бозу фактын "Халык контроле" ("Народный контроль") адресына җибәрергә кирәк.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading