16+

Татарстанда бер эт кеше башын кабып чабып йөргән

Һәлак булучының шәхесе ачыкланган.

Һәлак булучының шәхесе ачыкланган.

Коточкыч фотолар Татарстан социаль челтәрләрендә шау-шу куптарды. Әлмәттә кеше башы кабып чабып йөгергән йортсыз этне фотага төшереп куйганнар. Җирле халык җирле водоканал янында этне күреп ала да һәм полиция чакырткан.

Mash Iptash телеграм-каналы куркыныч табылдык турында тәфсилләп хәбәр иткәнчә, видеокүзәтү камерасыннан алынган видеоязманы караганнан соң оперативниклар гәүдәнең башка өлешләрен дә тапканнар - эт элек тә кеше калдыкларын ташыган. Сөякләрне экспертизага җибәргәннәр. Ачыкланганча, алар психик яктан сәламәт булмаган 19 яшьлек егетнеке, ул 2021 елның декабрендә югалган. Шул вакытка кадәр аны хәбәрсез югалган дип санаганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading