16+

Татарстанда бер ир-атның аягы мотоблокта кысылып калган

Мөстәкыйль рәвештә аягын пычаклардан азат итә алмаган.

Мөстәкыйль рәвештә аягын пычаклардан азат итә алмаган.

Татарстанда ир-атның аягы мотоблокта кысылып калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт районында коткаручылар аягы мотоблокта кысылып калган ир-атка ярдәм иткән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бу хәл турындагы хәбәр коткаручыларга кичә кергән. 
Әлмәт районында яшәүче 42 яшьлек ир-атның аягы мотоблокта кысылып калган. Аны мөстәкыйль рәвештә пычактан азат итә алмаган.

Вакыйга урынына коткаручылар  һәм "ашыгыч ярдәм" килгән. Ләкин алар килгәнче, казага тарган ир-атның күршесе мотоблоктан зыян күрүченең аягын тартып чыгарган.
Зыян күрүче хастаханәгә озатылган.


Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading