16+

Татарстанда бер ирне яшел мамба еланы чаккан

Казанның 7 шәһәр хастаханәсе табиблары агулы яшел мамба чаккан ирнең гомерен саклап калганнар.

Казанның 7 шәһәр хастаханәсе табиблары агулы яшел мамба чаккан ирнең гомерен саклап калганнар.

Ир кеше узган атнада авыр хәлдә реанимациягә китерелгән. Зыян күрүче сирәк очрый торган агулы еланнар үрчетү белән шөгыльләнүче булып чыккан. Аның әйтүенчә, ул көнне яшел мамба кәефсезрәк булган һәм хуҗасының бармагын тешләп алган. Ә аның агуы үтерергә сәләтле, 3-15 сәгать эчендә кешенең гомере өзелергә мөмкин. Бу Россиядә яшел мамба чагуның беренче очрагы булып санала. Бәхеткә вакытында күрсәтелгән табиблар ярдәме ир кешенең гомерен саклап калырга ярдәм иткән.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нэрсэгэ кирэк микэн инде ана ул елан , шул куркынычны урчеткэнче берэр мал асраса вэт файдалырак булыр иде...

    Мөһим

    loading
    2
    X