16+

Алла сакласын! Татарстанда бер хатын-кыз кыядан егылып төшеп үлгән

Башлангыч мәгълүматларга караганда, тауга менгәндә, бау өзелә. Шуның аркасында зыян күрүче аска егылып төшә.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, тауга менгәндә, бау өзелә. Шуның аркасында зыян күрүче аска егылып төшә.

Фаҗига 22 августта Кама Тамагы районында Юрьев мәгарәләрендә булган. Биредә 35 яшьлек хатын 20-30 метр биеклектән егылып төшкән һәм аңын югалткан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, тауга менгәндә бау өзелә, шуның аркасында зыян күрүче аска егылып төшә.

Һәлакәт урынына гарнизонның оператив төркеме һәм коткаручылар төркеме, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм табиблар килгән. Алар текә сөзәклектән зыян күрүчене күтәрергә, тигез мәйданга чыгарырга һәм табибларга тапшырырга тиеш була.
Ярты юлда зыян күргән хатын аңын югалткан һәм табибларга аның үлемен раслаган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading