16+

Татарстанда бер хатынга сыер һөҗүм иткәннән соң, аның ике литрга якын канын суыртканнар

Мамадыш хастаханәсенә эче авыртуга зарланган хатын-кыз мөәрәҗәгать итә. Пациентканың корсагында бик зур киста — шеш үскән.

Мамадыш хастаханәсенә эче авыртуга зарланган хатын-кыз мөәрәҗәгать итә. Пациентканың корсагында бик зур киста — шеш үскән.

Зыян күрүче үзенең сыерлар асравын һәм көннәрдән бер көнне бер сыерның үзенә ташлануын хәбәр иткән. Сыер чак кына хуҗасын таптап үтермәгән. 
Бәхеткә, хатынның эчке органнары зыян күрмәгән. Табиблар шешны ярган, аннан ике литрга якын кан суыртканнар, дип хәбәр итә Мамадыш РҮХнең матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта хатынның хәле тотрыклы, дәвалану дәвам итә. 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading