16+

Татарстанда бүген Covid-19ның 36 яңа очрагы ачыкланган

Ике татарстанлы коронавирусны читтә йоктырган, калган очраклар элемтә аша.

Ике татарстанлы коронавирусны читтә йоктырган, калган очраклар элемтә аша.

Соңгы тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус белән 36 кеше зарарланган, икесе республикадан читтә йоктырган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"13 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана", - диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча татарстанлылар арасында авыручылар саны 30 дан 50 яшькә кадәр - 12 кеше, 70 тән 80 яшькә кадәр - тугыз, 50 дән 60 яшькә кадәр - сигез.

Иң күп очраклар Казанга туры килә - 23. Өч очрак - Яшел Үзән районында, икешәр - Буа, Югары Ослан, Лаеш, берәр очрак - Әгерҗе, Биектау, Питрәч һәм Сарман районнарында теркәлгән.

Республикада яңа коронавирус инфекциясе белән бәйле пандемия башыннан бирле 7654 кеше әлеге чирне йоктырган, 6484 кеше сәламәтләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading