16+

Татарстанда әбиләр чуагы булачакмы?

Бу ялларга синоптиклар беренче кар вәгъдә итте.

Бу ялларга синоптиклар беренче кар вәгъдә итте.

Моңа кадәрге җылы, матур көннәрне җәй дәвамы гына дисәләр, димәк, әбиләр чуагы булмады дигән сүз бит.

КФУның метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әлеге салкынча көннәрдән соң, бер атнадан, 28 сентябрьдә  Татарстанга атлантик циклон киләчәген хәбәр итте.

Сентябрь башындагы кебек 25-29 градуслы җылылар, әлбәттә, булмаячак, әмма октябрь башында Татарстанда 10-15 градуслы җылылар булачак, дип вәгъдә бирә синоптиклар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading