16+

Татарстанда биш йорт янып көлгә әйләнде

Актаныш районы Татар Ямалысы авылында 10 апрель көнне фаҗига килеп чыккан.

Актаныш районы Татар Ямалысы авылында 10 апрель көнне фаҗига килеп чыккан.

Татар Ямалысы авылында биш йорт янып көлгә әйләнгән, дип яза "Актаныш" сайты. 

Актанышның 103 нче янгын сакчылыгы бүлегеннән Мияссәр Зарипов кичә Татар Ямалысы авылында булган янгын хакында шәрехләмә биргән. 

15 сәгать 9 минутта лапас артындагы үлән януы турында беренче хәбәр керә. 5 минуттан соң инде лапас януы турында хәбәр итәләр. Озак та үтми 3 өйнең януы турында әйтеп шалтыраталар. Менә шулай бер-бер артлы кергән хәбәрләргә нигезләнеп янгын сүндерү машиналары объектка 35 минут эчендә барып җитә. Таләпләр буенча бер километр араны янгын сүндерү машинасы бер минутта үтәргә тиеш.

— Әле янгын турында тикшерү эшләре тәмамланмаган, инде интернет челтәрендә сәбәпләрен язып чыктылар. Беренчедән, янгын сүндергәндә, су белән бернинди өзеклек булмады. Безнең машиналар килгәннән соң ут беркая читкә таралмады,  ярдәмгә күрше-тирә хуҗалыкларның янгын сүндерү машиналары килде.  Икенчедән, ихатада үлән яндыру булмаган. Ә кемнеңдер саксыз гамәле аркасында коры үләнгә ут каба, бәлки кемдер тәмәке төпчеген, янган шырпы бөртеген ташлагандыр. Анысын тикшерү ачыклаячак. Монда шунысы аяныч - янгынны вакытында күрмәгәннәр. Ихаталар бер-берсенә бик якын урнашкан, шуңа да ут тиз үрләгән,- дип халыкта таралган фаразга дөреслек кертте Мияссәр Зарипов. 

Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Могътазиров кичәге янгында ике ашыгыч ярдәм бригадасы эшләвен әйтте, янгында кешеләр зыян күрмәгән.

Авылда янгын вакытында газ һәм электр бирү вакытлыча туктатылган, 18.30 сәгатьтә инде янгын чыккан йортлардан кала барлык өйләргә кабат газ, ут бирелгән.
Районда салам, бакча чүбе яндыру очраклары әледән әле очрап тора.  Күңелсез хәлләргә, район халкының гомерен, матди байлыгын куркыныч астына куеп мондый битарафлыкка бармасагыз иде, хөрмәтле райондашлар. Районның административ комиссиясе көн саен район җирлеген күздән кичерәчәк, ихатада, басуда ут, учак ягучыларга карата җәза катгый, янгын куркынычы зур булган вакытта штрафлар да бермә-бер арта. Физик затларга 10 000 нән 20 000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга   60 000 сумга кадәр, юридик затларга   800 000 сумга кадәр штраф билгеләнгән, шулай ук фаҗигага сәбәпче зат  җинаять җаваплылыгына да тартыла. Монысын да истә тотсагыз иде.

Янгын чыгу очрагына тап буласыз икән, кичекмәстән 01, 101, 112 номерларына шалтыратыгыз. 

Чыганак: "Актаныш"
 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading