16+

Татарстанда больничныйларны читтән торып кына бирә башладылар

Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

Бу хакта журналистларга матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

"Халыкка медицина ярдәме алу мөмкинлеген яхшырту максатыннан больничныйларны "122" хезмәте аша дистанцион бирү башланды", - диде Лопушов.  Моның өчен поликлиникага мөрәҗәгать итмичә генә, 122 телефонына шалтыратырга һәм тиешле гариза бирергә кирәк. Белгеч сездән авыру симптомнарыгызны сораштырачак. Аннары бу гариза кеше беркетелгән поликлиникага тапшырыла, анда аңа 7 көнгә больничный ачыла.

"Бу система вакытлыча эшли, әлегә 15 мартка кадәр. Игьтибар! Бары тик ОРВИ билгеләре булган гражданнар өчен генә эшли, ягъни башка авыруларга ул кагылмый ", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Әлеге система 10 февральдә эшли башлады.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading