16+

Татарстанда бозлы яңгыр явачак

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының бозылуы һәм бозлы яңгыр көтелә.

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының бозылуы һәм бозлы яңгыр көтелә.

«Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сергей Захаров ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.

Шимбә көнне җепшек кар һәм томан көтелә. Төнлә температура -11, көндез -6 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе һава температурасы -3 градустан артмаячак. Татарстанда урыны белән җепшек кар һәм бозлы яңгыр явуы көтелә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, дип кисәтте Захаров.

Дүшәмбе көнне дә явым-төшем туктамый. Республика территориясендә урыны белән буран чыгачак һәм юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Сишәмбе явым-төшем кими һәм шактый суыта: төнлә һава температурасы -18, көндез -13 градус тәшкил итәчәк.

Чыганак - "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading