16+

Татарстанда өч кеше квадроциклда агачка бәрелеп һәлак булган

Авария төн уртасында Биектау районының Шигали авылы янында килеп чыга.

Авария төн уртасында Биектау районының Шигали авылы янында килеп чыга.

Югары тизлектәге квадроцикл агачка килеп бәрелгән. Квадроцикл йөртүче 36 яшьлек шофер һәм аның 37 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында җан бирә. 17 яшьлек пассажир егетне Казанның 7нче номерлы хастаханәсенә илтәләр, әмма аның гомерен коткарып калып булмый.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча җинаять эше кузгатылган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, ике ир-ат һәм үсмернең авылларына кайтышы була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, йөртүче генә шлемнан булган.

фото: ТР прокуратурасы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading