16+

Татарстанда өч урамга һәлак булган хәрбиләр исеме биреләчәк

Татарстанның Биектау районында өч урамга махсус операциядә батырларча һәлак булган сугышчылар исеме биреләчәк, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Татарстанның Биектау районында өч урамга махсус операциядә батырларча һәлак булган сугышчылар исеме биреләчәк, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Остачы (Эстачи) һәм Инеш бистәләрендәге ике урам татарстанлылар Данил Саитов һәм Айрат Мөхетдинов исемнәрен йөртәчәк. «Туган Як» бакча ширкәтендәге бер урам сугышчы Руслан Июдин хөрмәтенә аталачак. Бу карарны район башлыгы Азат Хәбибуллин кабул иткән. 

Биектау районында туып-үскән өч герой Руслан Июдин Казан танк училищесында белем алган, офицер дәрәҗәсен алган һәм алга таба контракт буенча хезмәт иткән.

Айрат Мөхетдинов һәм Данил Саитов контракт буенча Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт иткән. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading