16+

Татарстанда дүрт көндә биш кеше батып үлгән

Коену сезоны ачылырга да өлгермәде, республикада суга батучылар бар.

Коену сезоны ачылырга да өлгермәде, республикада суга батучылар бар.

Дүрт көн эчендә биш татарстанлы батып үлгән, аларның күбесе суга эчкән килеш кергән, дип хәбәр итә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

Аксубай, Алексеевск районнарында батып үлгән кешеләрне җирләсәләр, Түбән Камада Кама елгасында юк булган кешеләрне таба алмыйлар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тагын бер кат кисәтә, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш су коенырга керү тыла, кояшта озак булганнан соң да, кинәт суга керергә киңәш ителми, белмәгән урында йөзү, суда күпертелгән матрасларда яту, йөк судноларына якын килеп коену тыела.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading