16+

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 30,8 млн агач үсентесе үстерелгән

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Быел төбәк проекты буенча 2564 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. Аның максатчан күрсәткечләрен түбәндәгеләр тәшкил итә: «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан зыян, млн. сум». Урманнарны торгызу юнәлешендә башкарылган эшләрне исәпкә алып, беренче күрсәткеч 100 процент үтәлгән. Икенче күрсәткечкә килгәндә, быел урманнарга янгыннан зыян килү очрагы теркәлмәгән.Т"атарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының шулай ук «Урманнарны торгызу һәм үрчетү өчен урман үсемлекләренең орлык запасы» һәм «Урман үсемлекләренең үстерелгән утырту материаллары саны» кебек максатчан күрсәткечләре дә бар 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading