16+

«Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә, һәрбер йөрәк аны яңарта»: 50 яшьтән соң кияүгә чыгып буламы?

Ел саен 55 яшьтән 59 яшькә кадәрге якынча Россиядә яшәүче 15 мең хатын-кыз кияүгә чыга.

«Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә, һәрбер йөрәк аны яңарта»: 50 яшьтән соң кияүгә чыгып буламы?

Ел саен 55 яшьтән 59 яшькә кадәрге якынча Россиядә яшәүче 15 мең хатын-кыз кияүгә чыга.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, 2024 елда россиялеләр арасында 50 яшьтән соң никахлашучылар саны арткан. Ел саен 55 яшьтән 59 яшькә кадәрге якынча Россиядә яшәүче 15 мең хатын-кыз кияүгә чыга. Аларның күбесе Мәскәүдә һәм Мәскәү астында, Санкт-Петербургта һәм башка зур шәһәрләрдә яши. Нигездә, бу – 20-30 ел элек ирләре белән аерылышкан хатыннар.

Аерылышу яки яраткан кешеңне югалту, һичшиксез, тетрәндергеч вакыйга. Ләкин еллар үтү белән кайгы-хәсрәтләр басыла, ялгызлыктан туйган ир яки хатын күңеленең иң түрендә өмет чаткысы туа. Ә бәлкем, бәхетне сынап караргадыр?

«Мәхәббәткә бар яшьтәгеләр дә буйсынучан», - дип Пушкин юкка гына әйтмәгәндер. Хәзерге тормыш ритмында илленче дистәне ваклаган ир яки хатыннар ничек таныша, үзләренең тормышын яңабаштан корырга курыкмыйлармы?  Язмабыз шул хакта.

«Ул миңа күкләрдән язылган»
Гөлия Шакирова. Әлки районы, Базарлы Матак авылы:


– 23 ел яшәгәннән соң беренче ирем белән юлларыбыз аерылды. Улыма 20 яшь, армиядән кайткан гына вакыты. Кызыма 17 яшь иде. Өчәүләшеп, бер кашык та алмыйча, бер машина белән чыгып киткән кешеләр. Абдул Салман авылында яшәүче әти-әнием янына кайтып урнаштык. Бер ел район үзәгендә эшләп алдым. Аннары Казанга эшкә чыгып киттем. Калада кибеттә эшләдем, бер атна эшлим, бер атна ял итәм. Кредитка батып булса да, Казанда тулай торактан бер бүлмә алган идек. Шунда өчәүләшеп яшәдек. 45 яшьлек хатынга яңадан аякка басулары бик авыр булды. Әмма җайлаштым. Аллаһы Тәгалә шулай сынагандыр. Бермәлне таныш хатын яза: “Бер ир-егеткә синең номерны бирдем әле, ялгыз йөрмә инде. Ялгыз яшәүләре бигрәк читен. Ә бәлкем синең кешеңдер”, ди. Ялгыз хатын-кызлар турында җырлар җибәрә бу, янәсе, мине йомшартмакчы була. Шул ук көнне миңа булачак тормыш иптәшем шалтыратты. Аңлата да алмыйм, бер сихрилек булды ул. Аның тавышы үзе үк миңа шундый якын тоелды. Ринат Базарлы Матак авылында туып-үскән. Минем кебек үк авырлыклар күргән кеше. Мин аны Аллаһы Тәгаләдән сорап алдым дисәң дә була. "Тормышның авырлыкларын күргән, сыналган, мине аңлый торган кешене бирсәң иде, Ходаем", дип дога кылган саен сорый идем. Ринат бик зирәк кеше. 4 ел була бергә кушылуыбызга. Ике ел элек намазга баскан идем, Ринат моны бик хуплады. Диндә булуым күңел тынычлыгы иңдерә. Мин сатучы булып хезмәт куям, ә иптәшем «Алексеевскдорстрой» оешмасында эшли. Акрынлап кенә икәүләшеп тормышыбызны яңабаштан аякка бастырдык. Өебез дә балкып тора. Ринат миңа күкләрдән язылган, күрәсең. Улым да, кызым да аны бик якын итте. “Тормышыбызга күз генә тия күрмәсен, яман күзләрдән сакла”, дип көн дә догалар кылам. Парлы тормыш, парлы тормыш инде ул, сеңлем, бергә утырып чәй эчүләре генә дә ни тора. Урта яшьтән узгач яңадан тормыш башлаулары да авыр. Әмма тәвәккәлләмичә моны сынап булмый. Хәзерге вакытта минем кебек җиде юл чатында калучыларга минем тарихым гыйбрәт, этәргеч булыр. 

Гөлия–Айрат мәхәббәте

Ни өчен беренче мәхәббәт беркайчан да онытылмый диләр? Чөнки ул беренче-яңа тәҗрибә, яңа тойгылар һәм тәэсирләр. Әмма бу әле олы яшьтә кичергән хис-тойгылар беренче мәхәббәттән калыша дигән сүз түгел. Киресенчә, җитлеккән яшьтәге мәхәббәт — үзенчәлекле, аңлы һәм, бәлки, хәтта югарырак та. Күнегелгән көнкүрешне тамырдан үзгәртеп, тормышны яңадан корып буламы икән соң ул? Кирәкме икән? Чәчне чәчкә бәйләү яшь чакта, янып сөйгән ярың кочагына дәртләнеп кергәндә генә күңелле, саф мәхәббәт, җылы наз тулы йөрәкне җилкендерерлек вакыйга бит ул. Казанда яшәүче Әлки кызы Гөлия Гыйләҗева да әнә шулай уйлап йөргән. Үз тормышында бик күп авырлыклар күргән ул. Әти-әнисен, бертуган энесен югалткан. Әмма авырлыклар алдында югалып калмыйча, алга атлаган. Ә моңсулык биләп алган мәлдә моңлы тавышы белән җырлар сузган. Әнә шул җырлары белән мине әсир итте ди булачак тормыш иптәше Айрат.

– Ике улым да хәрби, махсус хәрби операциядә катнашкан вакытлары, – дип безнең белән уртаклашты Гөлия. – Минем өчен көн белән төннең тоташкан, йөздән елмаю качкан вакыт. Күпме күз яшьләре түгелгәндер, күпме йокысыз үткән төннәр. 2022 елның сентябре булгандыр, алгы сызыктагы кече улымнан хәбәр килүдән туктады. Ул танк батальонында хезмәт итә иде. Хәтта бик шомлы сүзләр дә килеп иреште. Бервакыт таныш хатыным: ”Гөлия, синең номерыңны бер иргә бирдем. Гомер бакый үзең генә яши алмыйсың, сөйләшеп кара, кырт кисмә. Бераз авыр уйлардан арынып торырсың”, диде. Ә минем беренче ирем белән аерылганга дистә ел узган, яңадан тормышымны кем беләндер бәйләргә исәбемдә дә юк. Булачак ирем Айрат миңа шалтыратты. Икеләнеп калдым. Ә ул көн дә шалтырата, хәлләрне белешә иде. Шул кайгыртучанлыгы белән мине үзенә каратты да бугай инде. Бер көнне дә минем яныма килмичә калмый. Аңа 50, миңа 45 яшь. Беренче хатыны яман чирдән үлеп киткән, ул аны бик каты караган, тәрбияләгән. Берничә ай үткәндерме, Айрат: “Без бала-чага түгел, әйдә, никах укытыйк”, ди. Олы улым Айнурга – 24, кечесе Айзатка– 22 яшь. Аларга бу хакта ничек әйтергә, дип кат-кат уйладым. Кечесе махсус хәрби операция зонасында авырып китеп, аңа госпитальдә операция ясалды. Айзатны ялга кайтардылар. Нәкь менә ул беренче булып Айрат белән танышты. Ә соңрак миңа: “Әни, үзең кара, ошый икән, тәвәккәллә”, диде. Олысы Айнур бик җитди кеше. Аның ризалыгын алу минем өчен мөһим булды. Шулай бер көнне концертка киттек, ул башланыр алдыннан видеоэлемтә аша ике улым, киленем шалтырата. “Сезнең белән Айрат абыегыз сөйләшергә тели”, дидем дә телефонның камерасын Айрат ягына юнәлттем. Айрат исә аларның ризалыгын сорады. “Рөхсәт итегез, әниегезне якларга, сакларга. Мин аны яратам, Хөрмәт итәм, аның кулын миңа бирергә сез ризамы?”, диде. Шулчакны Айнур трубканы куйды. Ә Айзат елмаеп тора. Бераздан бар да җайлашты. Улларым ризалыкларын бирделәр. Хәтта Әлкигә әти-әнием җирләнгән зиратка кайтып та Айрат алардан да рөхсәт сорады. Бик дулкынландыргыч мизгел булды ул. Янәшәдә тын гына күз яшьләремә буылып мин елыйм, гүр иясе булган якыннарымнан Айрат кулымны сорый. Соңрак инде Айзат улым: “Айрат абый, рәхмәт сезгә. Әни елмаеп тора”, дип рәхмәтен җиткерде. 2022 елның ноябрендә никах укыттык. Ә быел законлы төстә ир белән хатын булдык. 

Айрат абый Мөхәммәтуллин белән әңгәмәбез ярым шаярулы килеп чыкты.
– Тормышымда бик күп кыенлыклар күрдем. Билгеле бер вакытта мин тормышның ямен югалткан идем. Әмма Гөлияне очрату тормышыма ямь өстәде. Ул бит гел көлеп тора. Гөлия янында үземне 18 яшьлек итеп хис итәм. Эштән өйгә ашкынып кайтам. Башка хатын-кызларны күрмим дә белмим дә. Башымны катырды ул минем (көлә). Илле яшьтән соң ярату да башка икән. Бөтенләй башка, үзгә хисләр. Яшьлектәге кебек түгел. Нәкь Такташ шигырендәгечә: «Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта». Мин моны аңлата алмыйм. Кәстрүленә күрә капкачы диләр бит. Без Гөлия белән нәкъ шундыйлар, бер-беребезгә килешеп, ярашып торабыз. Минем дә ике улым бар. Алардан да өйләнү турында рөхсәт сорадым. Ике яктан да балаларыбыз ниятебезне хуплады. Ә хәзер исә шөкерана кылып яшибез. Бәлкем, кыз да алып кайтырбыз әле, Ходай кушса. 

 «Төркиягә китеп кияүгә чыктым»
Алсу Галиуллина, Төркиядә яши.

– Тормыш йөген тартып азапланганчы, ялгызым иза чиккәнче, пар канат ышыгында яшәү теләге белән яна идем. Пенсиягә чыктым, әмма аның күләме бик аз, шуңа гел кайдадыр эшләргә тырыштым. 2021 елда мин иминият компаниясендә эшли идем. Иптәш кызлар белән 29 декабрь көнне Казан үзәгендәге бер кафега килдек. Шунда Зәйтүнә исемле хатын да бар иде. Ул: “Төркиядә яшәүче милләттәшебезгә кияүгә чыгарга җыенам, апрель аенда шунда китәм, майда кияүгә чыгам, теләге булганнар анда яшәүче ир-егетләр белән таныша ала”, дип өстәп куйды. Мин уйнап кына “Ә бәлки, мин дә Төркиягә китеп барырмын”, дип шаяртып куйдым. Әмма уйнап әйтү дә Ходайның “Амин”дигән сәгатенә туры килә икән. Зәйтүнә минем телефон номерымны булачак ирем Хәсәнгә биргән. Гомере буе ялгыз яшәгән әнием дә: “ялгызлык – кысыр болыт: юк яңгыры, юк кояшы...”дия иде. Парлы булуга ни җитә. Шулай телефон аша без таныштык. Аралаша башладык. Аның ачык күңелле, йомшак, сабыр, итагатьле булуын күңелем белән сиздем. Әнә шуңадыр да бөтен шик-шөбхәләрне янга калдырып 2022 елның сентябрендә мин Төркиягә китеп бардым. Ә 15 сентябрь көнне без никах укыттык. Шулай итеп матур тормышыбызны башлап җибәрдек. Ирем уңган-булган кеше. Олы улымнан кулымны сорады. Шәригать кануннары буенча ир кеше булачак кәләшенең кулын өч тапкыр сорарга тиеш икән. Шулай эшләде дә. Хәсән миңа исемем белән дә эндәшми, “сандугачым”, “балым”, “шикәрем” дип кенә тора. Туй мәҗлесебездә иремә багышлап: “Чакырды мине Синең күзләрең. Синең исемеңне Мин белми идем; Сине сагындым, Сине эзләдем. ... Мин дә бит сине Сагындым, дидең, Кайларда йөрдең, Син кайда идең?» дип җыр җырладым. Шул юллардагы сыман, бергә, кулга-кул тотынып яшәргә язсын.
Хәзерге вакытта Мерсин шәһәренең Әрдәмле дигән җирлегендә ике бүлмәле фатирыбызда яшибез. Биредә җылы, моннан тыш тагын йорт та төзибез әле. Ул ял итү урыны булачак.
Дога кылган саен юлымда мине аңлый, миңа терәк булырдай кешене очратсам ярар иде дип  тели идем. Аллаһы Тәгаләмә бик рәхмәтлемен, шундый кешене очратуыма чиксез бәхетлемен.

***
Актив сексуаль тормышны сакларга теләгән 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атларга һәм хатын-кызларга үз гадәтләрен үзгәртергә кирәк, дип саный андролог Любовь Саввовна Мумладзе.

– 50, 60 яшьтән соң кабаттан өйләнешергә уйлаган парларның күпчелеге алдында зур бер проблема килеп туа. Үз нияте турында балалары, оныкларына әйтә башлагач, алар энәләрен тырпайтып куялар. Янәсе, ә бәлкем теге ир яки хатын синең мал-мөлкәтеңә, байлыгыңа кызыгадыр. Бу мәсьәлә бик катлаулы, әйтик, кайбер очракларда 70, 80 яшьтә өйләнешеп, аннан соң ниндидер чир аркасында гүр иясе булган кешенең хатыны, яки ире аның мирасын балаларыннан даулап йөри. Хәтта ул исән вакытта мөлкәтен үз исеменә дә яздырып куючылар бар. Шуңа күрә бик күпләр олы яшьтә гаилә коруга карата тискәре фикердә. Ә бит тол калган иргә хатын-кызларга караганда икеләтә авыррак. Алар кадер-хөрмәттә яшәргә күнеккән. Кызганыч, күпләр үзләрен “кулланучы” итеп тота. Шуңа да алар компаньон, чәй яки каһвә эчәр, концерт, театрларга йөрер өчен, беренче чиратта, үзләренә юлдаш эзли. Ә менә мәхәббәт, сөюнең әсәре дә күренми. Ялгыз, үз йорты белән яшәүче хатын исә хуҗалыгын алып барырдай ир кешене эзли, ягьни аңа ярдәмче кирәк. Ике арада ниндидер хис кабына икән, биредә физик бәйләнеш түгел, ә җылы, самими хис, эротик мөнәсәбәтләр баш калкый. Олы яшьтәге ир-атларны күзәткәнем бар, алар хатын-кыз артыннан матур итеп йөри белә, комплиментларны кызганмый. Әмма алар каршына хатынның балалары, оныклары каршы чыга. Безнең илдә лаеклы ялга чыккан әти-әниләр үз балаларының “коллыгына”эләгә. Үз вакытында алны-ялны белми эшләгән, балаларын үстергән кешеләр инде хәзер оныкларын үстерергә булыша. Менә шулай картлыклары да узып китә. Юкса, походларга, концертларга йөрисе, үз яшьтәшләре белән очрашу урынында оныгы белән дәрес әзерләргә мәҗбүр. Бала караучы яллап та була бит. Мине, мәсәлән, бала караучы үстерде. Хәзер дә оныкларымны няня карый.
Җенси планга килгәндә, барысы да индивидуаль. Әйтик, Кавказ якларында яшәүче ирләр сексуаль яктан көчле. Аларга җенси мөнәсәбәт 60, 70тә дә кирәк булырга мөмкин. Россиянең көньягында яшәүче ир-атлар да җенси планда бик актив. Себер ягында гомер итүче көчле затлар сексуаль яктан пассив. Хәтта ки географиягә бәйле рәвештә ир-атлар турында күп нәрсә сөйләргә була. Ә Татарстанда яшәүче ирләрне хатын-кыз изүе астында яшәүчеләр дип әйтер идем. Безнең җирлектә гаиләдә барыбер хатын-кыз җитәкчелек итә. Биредә тукталып, хатын-кызларга чираттагы киңәш бирер идем, җенси яктан ир-атка каршы килмәгез, көязләнүләрегезне арткы планга куеп торыгыз. Бу үзегезнең сәламәтлегегез өчен кирәк. 
Әле сезнең белән сөйләшкән арада, бик кызыклы очрак искә төште. Шәһәр урамнарының берсендә бөкедә утырам. Күзем алда торган бер машинаның арткы тәрәзәсенә төште. Анда болай дигән язу ябыштырылган: “Кияүгә чыгар өчен ир-ат эзлим. Башым авыртмый. Ашарга пешерә беләм. Эчкечеләр шалтырата күрмәсен”, диелгән анда, телефон номеры да куелган. Идеаль хатын-кыз инде менә.

 Коваль Ольга Валентиновна, гинеколог, акушер: 

– Бу яшьтәге ир-атларның яртысыннан артыгы җенси дисфункциядән, ә ул хатын-кызлар климакстан интегә. Сүз уңаеннан, ир-атларда да климакс чоры була. 
Ә инде хатын-кызлар климаксы турында сөйләгәндә, күкәйлекләр хатын-кыз гормоны - эстроген җитештерүдән туктый, шул сәбәпле күрем килми башлый һәм хатын-кыз әкрен генә менопауза чорына аяк баса.
Өлкән яшьтә җенси тормышны сакларга теләгән ир-атларга һәм хатын-кызларга мөмкин кадәр иртәрәк гормоннар дәрәҗәсен күзәтә башларга, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга һәм актив яшәү рәвеше кертергә кирәк.
Әгәр дә хатын-кыз үзен эмоциональ яктан начар хис итә, эше дә борчулы икән, мин аңа бары тик гормональ терапия генә тәкъдим итәр идем. Үз-үзен кулда тотарга, шулай ук тынычлап йоклау, елыйсы килү кебек симптомнарны бетерергә гормоннар ярдәм итәчәк. Ләкин гормоннар белән дәвалауны бары тик постменопауза чорында гына билгеләргә мөмкин. Әгәр дә хатын-кызның күреме килү ун ел элек туктаган икән - гормоннарның файдасы булмаячак.

Ирек Мукеев, практик психолог.

– Мәхәббәт вакыт, логикага һәм нинди дә булса законнарга буйсынмый. Ул бәйсез. Безнең һәрберебезнең үз теле һәм мәхәббәт карашы.
Мәхәббәтне кире какма, мәхәббәттән курыкма. Ләкин исеңдә тот – нәрсәне яратсаң да, син аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә яратырга тиеш. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) догасын укы: “Йә Раббым! Синең мәхәббәтеңне һәм сине яратучылар мәхәббәтен сорыйм”.
Һәр ике як никахның аларга Аллаһы Тәгалә биргән бүләге икәнлеген онытмаска, шушы никах өчен Раббыбыз каршында җавап тотачакларын истән чыгармаска тиешләр. Ә Аллаһы Тәгалә бүләге белән теләсә ничек кыланырга ярамый.

Тукай районы ЗАГС бүлеге башлыгы Эльвира Мостафина:

– 50, 60 хәтта 70 тә дә үз тиңнәрен тапкан парлар күп, гадәттә алар ЗАГСка килгәч тә. кыенсыналар: "Без инде карт", диләр. Ләкин алар белән аралаша торгач, ачылып китәләр, балалары, оныклары, тирә-юньдәгеләрнең гаепләүләреннән куркуларын сөйлиләр. Бер-берсенә туры килеп яшәп китүчеләр дә байтак. Әмма холыклары туры килмәгәнгә, аерылышырга да киләләр. Мәсәлән, узган атнада бер ир белән хатын аерылышырга гариза биргәннәр, алар ел башында язылышканнар иде. Ир Чаллыдан, ә хатын-кыз Казанныкы. Ир кеше икенче яртысы таләбе белән яшәр өчен Казанга китә, ә хатыны аңа Чаллыдагы фатирыңны сат дигән шарт куя. Ахыр чиктә ирнең балалары моны эшләргә рөхсәт итми һәм гауга башлана. Әлбәттә, мондый парларда ике яктан да үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы балалар бар.
Тол калган ир белән хатынга характеристика бирсәк. Алар гадәттә хәзерге ярын элеккегесе белән чагыштыра. Югалту авыртуын киметү өчен үзенә пар табарга тели, әмма чагыштыру аркасында хыяллары җимерелә һәм юллары аерыла. Биредә уңай як шунда ки, өлкән кешеләр ялгызлыктан депрессиягә бирешмиләр, мәхәббәтләрен эзлиләр, кайчак табалар да бит. "Мин сине шундый озак эзләдем" дигән билгеле гыйбарәнең асылы шундадыр.

Төп фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading