16+

Татарстанда «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә 2,3 мең укучы бала яшь натуралист булды

Татарстанда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә 2,3 мең укучы бала яшь натуралист булды.

Татарстанда «Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә 2,3 мең укучы бала яшь натуралист булды.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 30 ел дәвамында экологик белемнәрне арттыру белән шөгыльләнә. Ел саен экология дәресләре, төрле бәйгеләр һәм башка экологик чаралар үткәрелә. Әлеге юнәлештәге эшләр турында министр Александр Шадриков сөйләде.

«Белем бирү-агарту эшчәнлегендә яшьләрнең «Чиста булачак» экологик хәрәкәте активистлары булыша. Алар өчен экология – модалы шаукым түгел, ә үзләре сайлаган тормыш позициясе. Өлкәннәрдән яшь натуралистлар да калышмый. 2018 елдан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы укучы балаларның барлык инициативаларын хуплап тора. Бүгенге көндә Татарстанда 2,3 мең яшь натуралист исәпләнә», – диде министр.

Александр Шадриков сүзләренчә, быел 1 апрельдә башланган санитар-экологик ике айлык барышында 400 мең татарстанлы өмәгә чыккан, ә «ЭкоЯз» конкурсы кысаларында министрлыкка 1202 гариза килгән.

«Экологик белемнәрне танытуга безнең электән ышанычлы дус һәм хезмәттәшләребез – Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге әгъзалары зур өлеш кертә. Безнең «Ирекле агым», Казансу елгасын чистарту проектлары, яшь натуралистлар хәрәкәтен җәелдерү – уртак эшләрнең бер өлеше генә», – диде министрлык башлыгы.

Мәсәлән, лачын-балобан популяциясен тергезү – уңышлы проектның мисалы. Ул грант акчасына Рус география җәмгыяте, КФУ галимнәре һәм волонтерлар белән бергәләп гамәлгә ашырылды. «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект» буларак «Бәллүр компас» Илкүләм премиясе финалисты булды. Татарстан терриориясендә лачын-балобаннарны үрчетү эше быел да дәвам итәчәк. Берәр атнадан Кама Тамагы районы территориясенә тагын кош балалары кайтарылачак.

Министр шулай ук быел көз мәктәп укучылары арасында «Чиста мирас» экология олимпиадасы уздырылачагын хәбәр итте. Бу уңайдан җәй дәвамында республиканың унике шәһәрендә «Мәрхәмәтле эшләр эзләре буенча» дип аталган экологик марафон үтәчәк. Аның беренчесе шушы көннәрдә Әлмәттә старт алды.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсеше өчен «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек уннан артык юнәлешне колачлый. 2024 елның 29 февралендә дәүләт башлыгы Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив тормыш», «Гаилә» һәм «Мәгълүматлар икътисады» дип аталган яңа илкүләм проектлар башлануын игълан итте.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading