16+

Татарстанда ел саен 33 меңгә якын донор кан тапшыра

Татарстан донорларының күпчелеге - 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге яшьләр.

Татарстан донорларының күпчелеге - 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге яшьләр.

Татарстанда ел саен 33 меңгә якын донор кан тапшыра, шуларның 42%ы 25-34 яшьлек яшь төркеменә керә, дип хәбәр иттеләр Республика кан үзәгендә. «Республика буенча ел саен донорлар саны 33 меңнән артык кеше тәшкил итә. Шуларның 32% ы - 18-24 яшьлек кешеләр, 42% - 25 - 34 яшьлек татарстанлылар, 15% - 35-44 яшьлекләр һәм 11%ы - 45-60 яшьлек кешеләр", - дип ачыклык кертте белгечләр. донорларның 70% ы - ир-атлар, 30% - хатын-кызлар.

Кан үзәгендә шулай ук ел саен Татарстанда 30 мең авыру 50 тонна донор каны компонентына мохтаҗ, дип билгеләп үттеләр.

«1 донар 3 кеше гомерен саклап кала», - дип сөйләделәр белгечләр. Исегезгә төшерәбез, Россиядә донорларга өстәмә ике ял көне, социаль пакет, ташламалар, ел саен түләүгә хокук (14,6 мең сум) һәм дәүләттән башка төр бүләкләүләр каралган. Кан доноры булу мөмкинлеге турында нечкәлекләрне rckrt.ru республика кан үзәге сайтында яки оешманың Instagram @ rck_mz_rt рәсми битендә ачыкларга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading