16+

Татарстанда елгадан ерак түгел нефть ташу машинасы ауган

Кичә Баулы районында Кандыз елгасының су җыю мәйданыннан ерак түгел, Новозареченск саласы тирәсендә Самара транспорт компаниясенең юл һәлакәтенә очрап, нефть ташучы машинасы ауган.

Кичә Баулы районында Кандыз елгасының су җыю мәйданыннан ерак түгел, Новозареченск саласы тирәсендә Самара транспорт компаниясенең юл һәлакәтенә очрап, нефть ташучы машинасы ауган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә 24 м³ нефть түгелеп 500 м² чамасы җиргә таралган. Карап торышка нефть Кандыз елгасына кадәр җитмәгән җитүен.

Татрстанның экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кар суы белән нефтьнең елгага төшүенә каршы чаралар күрелгән. Шулай ук Россиянең Җир кодексын, "Әйләнә-тирә мохитне саклау" турындагы законны бозу очрагы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading