16+

Татарстанда этиленны күбрәк җитештерә башлаячаклар

Бу юлы XXI Петербург халыкара икътисади форумы Татарстан өчен аеруча күңелле, мөһим вакыйгалар белән истә калыр, мөгаен.

Бу юлы XXI Петербург халыкара икътисади форумы Татарстан өчен аеруча күңелле, мөһим вакыйгалар белән истә калыр, мөгаен.

Безнең республиканың Россия субъектлары арасында инвестиция климаты торышы буенча илкүләм рейтингында беренче урынны яулавы бер хәл, форум кысаларында "ТАИФ", «Түбән Кама нефтехим» һәм Linde немец компаниясе арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланды. Аның нигезендә 2025 елга кадәр стратегик хезмәттәшлек, 12 миллиард евро белән исәпләнгән проектлар күздә тотыла, шулай ук республикада этилен комплексы булдыру хакында да килешү төзелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов елына 600 мең тонна продукция җитештерергә сәләтле яңа комплексның эшчәнлеген тулырак күзаллау өчен, "бу бүген "Түбән Кама нефтехим" җитештергән этилен күләме кадәр", - ди. Нәтиҗәдә, әлеге яңа комплекс "Түбән Кама нефтехим" нефть һәм химия компаниясенә этилен җитештерү күләмен ике тапкырга арттырырга ярдәм итәр дип ниятләнә.

Linde - сәнәгать тармагында, инжиниринг өлкәсендә исеме бар дөньяга таныш булган күптармаклы компания. Ике арадагы килешүне "таиф"лылар үзләре соңгы унбиш елда барган әзерлекнең нәтиҗәсе дип атый. Бу зур проект "Түбән Кама нефтехим", "КазанОргсинтез" компаниясе, "ТАИФ" төркеменә кергән барлык компанияләр белән хезмәттәшлекне күзаллый.

Linde немец компаниясенең Татарстан оешмалары белән беренче генә эш тәҗрибәсе түгел. «Түбән Кама нефтехим»да немец компаниясе катнашы белән полиэтилен җитештерүдә кирәкле бутена-1 һәм гексена-1 яңа продукция төрләре барлыкка килгән иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading