16+

Татарстанда «Хизб ут-Тахрир» төркеменә яңа әгъзалар җәлеп итүдә шикләнүчеләр тоткарланган (ВИДЕО)

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү белән шөгыльләнгән беренче бүлегендә республиканың сигез кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү белән шөгыльләнгән беренче бүлегендә республиканың сигез кешесенә карата җинаять эше кузгатылган.

Алар террористик оешма төзүдә һәм аның эшчәнлегендә катнашуда шикләнеләләр (РФ ҖК 205.5 маддәсе 1,2 өлешләре), дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе өлкән ярдәмчесе.

Шикле кешеләр арасында Едгоржон Абдумуминов, Илнар Вәлиуллин, Камилә Михайлова, Марат һәм Ренат Шаммасовлар, Марат Дәүләтшин, Зөлфәт Сафин һәм Булат Мәхмүтов бар.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, Вәлиуллин Татарстанда Россиядә тыелган «Исламны коткару партиясе» («Хизб ут-Тахрир әл-Ислами») оешмасы бүлекчәсе эшчәнлеген оештырган, анда яңа әгъзалар җәлеп иткән.

2013елның декабреннән 2016 елның июненә кадәр Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә һәм Казанда арендалаган фатирда шикләнелүчеләр легаль булмаган агитация җыелышлары үткәргәннәр, анда дин тотучыларның күңел халәтләренә тәэсир итеп, мөселманнарны террористик оешмада катнашырга күндергәннәр.

27 сентябрьдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе, Куркынычсызлык хезмәте федераль хезмәтенең һәм Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәләре хезмәткәрләре шикле кешеләрне тоткарлыйлар. Тикшерү барышында экстремистик әдәбият алынган.

Абдумуминовтан кала берсе дә җинаятькә катнашуларын танымаган. Суд аны өй арестында калдыру, ә калганнарына кулга алу чарасын билгели .

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.


"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading