16+

Татарстанда иң яхшы киносценарийларга конкурс игълан ителде

Быел Ачык республика киносценарийлар конкурсы игълан ителә.

Быел Ачык республика киносценарийлар конкурсы игълан ителә.

Аны Татарстанның Мәдәният министрлыгы оештыра. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәрчесенә Татарстан кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәров белдерде.

"Сценарий язучылар профессиональ белемгә ия булырга һәм акча эшли башларга тиеш", - диде берлек рәисе. Ул бу конкурста җиңүчеләрнең сценарийлары алдагы елларда кулланылышка кертеләчәген әйтте.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы сайтында конкурсның положениесеннән күренгәнчә, бәйге 2016 нчы елның 10 нчы июненнән 1 нче нче ноябренә кадәр уздырыла. Тулы һәм кыска метражлы уен фильмнарына иң яхшы киносценарий номинацияләре буенча эшләр кабул ителә. Конкурсның төп максаты - профессиональ һәм башлап йөрүче авторлар арасында иң талантлы киносценаристларны ачыклау, шулай ук Татарстанда киносценарий осталыгы үсешенә ярдәм итү. Бәйгенең төп бурычы - милли фильмнар төшерү өчен милли киносценарийлар портфелен булдыру. Конкурста 18 яше тулган затлар катнаша ала. Рус һәм татар телләрендә сценарийлар кабул ителә, тик бер шарты бар - татар телендә язылган сценари йның рус теленә тәрҗемәсе булырга тиеш. Конкурс комиссиясе составында Татарстанның Мәдәният министрлыгы вәкилләре, мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсенең күренекле эшлеклеләре бар.

Тулы метражлы уен фильмына иң яхшы киносценарий авторына 70 мең, кыска метражлы уен фильмына иң уңышлы сценарий авторына 30 мең күләмендә акчалата премия каралган.

Илдар Ягъфәров әле күптән түгел генә кинематография өлкәсендә проектлар конкурсына йомгак ясалганын искәртте. Татарстанның Мәдәният министрлыгы кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруга субсидигә лаеклы саналган коммерцияле булмаган оешмаларны ачыклаган. 2016 нчы елда кинопроизводствога каралган субсидияләрнең гомуми күләме - 8 млн 200 мең сум. Җиңүчеләрне Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге эксперт комиссиясе билгеләгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading