16+

Татарстанда яшәүчеләрне апрельдә өстәмә ял көне көтә

Татарстанда яшәүчеләрне апрельдә өстәмә ял көне көтә.

Татарстанда яшәүчеләрне апрельдә өстәмә ял көне көтә.

Чәршәмбе, 10 апрельдә, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәләр. Изге Рамазан ае һәм бер айлык ураза тәмамлана.

9 апрельдә эш көне гадәти график буенча бер сәгатькә кыскартыла.

Россиялеләрне киләсе озын ял көннәре май аенда көтә. Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган җитештерү календаре буенча, 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр ял итә алачакбыз. 27 апрельдәге ял көне 29 апрельгә күчереләчәк. Шулай итеп, майның беренче бәйрәмнәре алдыннан алты көнлек эш атнасы булачак.

Моннан тыш, татарстанлыларны Җиңү көнендә (9-12 май), Россия Көне (12 июнь), Корбан бәйрәме (ял итү 16-17 июньгә күчерелә), Халыклар бердәмлеге көне (3-4 ноябрь) хөрмәтенә ял итү көтелә.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading