16+

Татарстанда Идел буе республикаларының шигъри фестивале ачылды

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 2021 елның 2-4 ноябрендә Казан һәм Чистай шәһәрләрендә “Республикаларның кул бирешүе” (“Рукопожатие Республик”) исемле V Төбәкара музыкаль-шигъри фестиваль уза.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 2021 елның 2-4 ноябрендә Казан һәм Чистай шәһәрләрендә “Республикаларның кул бирешүе” (“Рукопожатие Республик”) исемле V Төбәкара музыкаль-шигъри фестиваль уза.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, 2021 елның 2-4 ноябрендә Казан һәм Чистай шәһәрләрендә “Республикаларның кул бирешүе” (“Рукопожатие Республик”) исемле V Төбәкара музыкаль-шигъри фестиваль уза. Агымдагы елда Фестиваль Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелә. Ул быел рус язучысы, җәмәгать эшлеклесе, әдәби һәм театр тәнкыйтьчесе С. Т. Аксаковның тууына 230 ел тулуга багышлана.

Традиция буенча, Фестивальдә Идел буе республикаларыннан шагыйрьләр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, әдәбият һәм музыка тәнкыйтьчеләре катнашачак.

Фестиваль программасында тематик түгәрәк өстәлләр, остаханәләр, лекторияләр һәм иҗат кичәләре каралган.
Фестивальнең төп максаты – әдәби һәм музыкаль иҗатны, мәдәниятара диалогны популярлаштыру, төбәкара элемтәләрне үстерү һәм ныгыту, талантлы яшьләргә ярдәм итү һәм аларны алга этәрү.

Әлеге чара 2 ноябрьдә Казанда түгәрәк өстәл һәм  Фестивальнең тантаналы ачылышы белән башланып китә. Бүген дә “Идел буе республикаларының әдәби палитрасы”  темасына Чистайда түгәрәк өстәл үткәрелә.

4 ноябрьдә исә 10:00дән 10:30га кадәр танылган рус шагыйре – Гавриил Романович Державин һәйкәленә чәчәкләр салу күздә тотыла.

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading