16+

Татарстанда Идел буенда март аенда югалган балыкчының мәетен тапканнар

Балыкка дип килгән ир-ат чаңгыда булган, кире ярга кайтырга тырышкан. Ләкин боз астына төшеп киткән.

Балыкка дип килгән ир-ат чаңгыда булган, кире ярга кайтырга тырышкан. Ләкин боз астына төшеп киткән.

Югары Ослан районының Кызыл Байрак бистәсе янындагы Идел елгасында бер ир-атның гәүдәсе табылган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 1958 елда туган ир март аенда балык тотарга киткән булган. Югары Ослан районы Пустые Моркваши авылы янында Идел елгасында батып үлгән.

Шаһитлар сөйләвенчә, балыкчы чаңгыда булган, ул ярга кайткан юлда боз астына төшеп киткән. Коткаручылар аны берничә көн эзләгән. Балыкчының гәүдәсен хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырганнар. 
Мужчина на лыжах пытался вернуться на берег, но провалился под лед.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading