16+

Татарстанда ике кешене мунчада тереләй яндырган ирне 21 елга хөкем иткәннәр

Ике кешене үтерүдә гаепле дип танылган 47 яшьлек Яшел Үзән кешесе 21 елга катгый режимлы колониягә озатылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике кешене үтерүдә гаепле дип танылган 47 яшьлек Яшел Үзән кешесе 21 елга катгый режимлы колониягә озатылган. Бу хакта Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның 5 октябренә каршы төндә 35 яшьлек ир-ат һәм 32 яшьлек хатын-кыз яши торган мунчага гаепләнелүче ут төрткән. Кешеләр чыга алмаслык мунча ишеген төрәтеп куйган.

Зыян күрүчеләр ашыгыч хезмәтләргә шалтырата һәм янгын турында хәбәр итә, әмма янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәнче алар мунчада янып үлә.

Суд карары нигезендә зыян күрүчеләрнең 124,2 мең сум матди зыянны һәм 2 әр миллион сум мораль зыянны түләттерү турындагы дәгъвалары канәгатьләндерелгән, дип хәбәр итте ТР прокурорының гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Апелляцион шикаять бирү турындагы мәсьәлә дәүләт гаепләве тарафыннан хөкем карарын һәм суд утырышы беркетмәсен өйрәнгәннән соң хәл ителәчәк", - дип билгеләп үтте ул. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading