16+

Татарстанда «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган 12 сәгатьлек телемарафон узачак

15 июльдә Татарстанда иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган телемарафон узачак. Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары үткәрә.

15 июльдә Татарстанда иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр «Җиңү армиясенә кушыл!» дип аталган телемарафон узачак. Трансляцияне «Татарстан – Яңа гасыр» һәм «ТНВ-Планета» телеканаллары үткәрә.

Дистәләгән кунак контракт буенча хезмәт итүнең өстенлекләре хакында сөйләячәк. Телемарафонга республиканың Әлмәт, Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лениногорск һ.б. шәһәрләрендә дә яшәүчеләрнең кушылуы көтелә, шулай ук хәбәрчеләрнең махсус операция зонасыннан репортажлары, «Безнең Геройлар» циклына кергән фильмнарның трансляциясе дә тәкъдим ителә.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре, Россия Геройлары, Татарстанның исемле батальоннарына кергән хәрбиләр туры эфирда үз тарихларын сөйләячәк.

Моннан тыш, марафонга «Болгар радиосы» һәм башка телеканаллар да кушылырга ниятли.

Студиядә волонтерлар әзерләгән күргәзмә тәкъдим ителәчәк. Анда дроннар, окоп шәмнәре, коры ашлар һ.б. белән танышырга мөмкин.

Марафонга шулай ук «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә һәм TNV.RU сайтында да кушылырга мөмкин.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр миллион 1 сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтыннан белергә була.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading