16+

Татарстанда җитештерелгән юу чаралары Вьетнамга барып җиткән

Татарстанда җитештерелгән 16 тонна сыек юу чаралары беренче тапкыр Вьетнамның Ханой, Хошимин шәһәрләренә озатылган.

Татарстанда җитештерелгән 16 тонна сыек юу чаралары беренче тапкыр Вьетнамның Ханой, Хошимин шәһәрләренә озатылган.

Әлеге товар “Нәфис Косметикс” җәмгыятендә чыгарыла, алар чит илдәге иң зур сәүдә үзәкләрендә тәкъдим ителәчәк. Товарны башка кибетләргә дә чыгару өлкәсендә сөйләшүләр дәвам итә.Товарны сату үзенчәлекләре буенча безнең белгечләр Вьетнамдагы кибет хезмәткәрләренә махсус дәресләр уздырганнар.

Дистрибьюторлар Россия стандартлары буенча сертификация дә узганнар. Былтыр бездә җитештерелгән юу чараларын сату буенча Кытай белән килешү төзелгән иде.
«Безнең компаниянең бар продукты да Вьетнам, Кытай сыйфат стандартларына туры килерлек тикшерү узды. Бу илләрдә товарны сатуга рөхсәтебез бар”,– ди “Нәфис Косметикс” җәмгыятенең сату эшләре буенча директоры Дина Лаврикова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading