16+

Татарстанда каникуллар 2 көнгә озайтылды

Зәмһәрир суыклар булу сәбәпле, Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кышкы каникуллар ике көнгә озайтылды. Бу хакта Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Зәмһәрир суыклар булу сәбәпле, Татарстанның күп кенә мәктәпләрендә кышкы каникуллар ике көнгә озайтылды. Бу хакта Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында – минус 23 градуста, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында – минус 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында – минус 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында – минус 32 градус салкында, дәресләр укытылмый,  дип искәртә. 

Алда язып үткәнебезчә, моннан тыш, кышкы чорда ачык һавада физкультура буенча дәресләр, санитария нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә, кече сыйныф укучылары өчен бары тик һава температурасы өч градустан да түбәнрәк булмаган салкында һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да ким булмаган очракта гына рөхсәт ителә. Югары сыйныф укучылары өчен шулай ук җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да ким булмаган һәм 10 градустан да түбәнрәк булмаган салкында гына рөхсәт бирелә.

Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм, тышкы һава температурасы –25 градус һәм аннан да түбәнрәк булган хәлдә, муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.

В татарстанских школах продлили зимние каникулы из-за аномальных морозов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading