16+

Татарстанда кара еланнар азган

Кара еланнар котыра башлады дип, май башында халык бер шаулап алган иде. Тукай һәм Зәй районнарында еланнарны күрүчеләр шактый булган. Хәзер менә көннәр җылына башлауга, еланнар тагын активлашкан. Редакциягә дә укучылардан кара еланнарга кагылышлы сораулар еш килә башлады.

Татарстанда кара еланнар азган

Кара еланнар котыра башлады дип, май башында халык бер шаулап алган иде. Тукай һәм Зәй районнарында еланнарны күрүчеләр шактый булган. Хәзер менә көннәр җылына башлауга, еланнар тагын активлашкан. Редакциягә дә укучылардан кара еланнарга кагылышлы сораулар еш килә башлады.


«Бездә кара еланнар азды. Алардан ничек сакланырга? Колорадо коңгызын «җиңәргә» өйрәндек, еланнарны шул агу белән куркытып булмыймы? Алар нәрсә белән туклана? Ул бер сәбәпсез кешегә һөҗүм итә аламы? Елан чакса, активлашкан күмер эчәргә ярыймы? Елан нәрсәдән курка (эт, песи, керпе)?» дип, бер-бер артлы сораулар яудырган безгә Буа районыннан Саттаров, Зарипов, Камаловлар.

Кара еланнар уңаеннан биология фәннәре докторы, орнитолог Илгизәр Рәхимовка мөрәҗәгать иттек.

- Колорадо коңгызына каршы агуны еланнарга кулланмыйлар. Гомумән, кара еланны үтерергә ярамый, алар сирәк очрый һәм шунлыктан Кызыл китапка кертелгән. Моны онытмаска кирәк, - ди орнитолог.
Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, еланнар беркайчан да үзләре һөҗүмгә ташланмый. Гадәттә, кеше, еланны күреп, үзе аңа таяк белән төртә башлый яки җиләк, гөмбә җыйганда, ялгыш баса. Еланнар үзләренә куркыныч янаганда гына чагалар.

- Алар кеше бакчаларына да ялгышып кына керә. Шуңа да елан күргәнсез икән, сак булырга кирәк. Ул үзе шуышып чыгып китәчәк, - ди галим.
Өстәвенә, дару җитештергәндә, бары тик кара еланның гына агуы кулланыла икән.

- Еланнарның ишетү сәләте бик көчле. Шуңа алар, гадәттә, кешене сизсәләр, үзләре качу ягын карый. Начар күрәләр, әмма телләре белән тиеп, тәмне сизәләр. Песи белән эттән курыкмыйлар. Ә менә керпедән шүрлиләр, -ди орнитолог.

Ана гади кара елан август аенда 17-19 сантиметр озынлыктагы 14ләп бала тудырырга сәләтле. Олы еланнарның озынлыгы 80-90 сантиметрга җитә. Гади кара елан вак кимерүчеләр, кәлтә, бака, ояларын җирдә ясаучы кошларның балалары белән туклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading