16+

Татарстанда кайбер цифрлы пропускларны бирү тәртибен үзгәрттеләр

Татарстанда кайбер цифрлы пропускларны бирү тәртибен үзгәрттеләр. Төзәтмәләр республика халкының үзизоляция режимы вакытында өйдән чыгу мөмкинлегеннән кирәгеннән артык файдалануы аркасында кертелгән.

Татарстанда кайбер цифрлы пропускларны бирү тәртибен үзгәрттеләр

Татарстанда кайбер цифрлы пропускларны бирү тәртибен үзгәрттеләр. Төзәтмәләр республика халкының үзизоляция режимы вакытында өйдән чыгу мөмкинлегеннән кирәгеннән артык файдалануы аркасында кертелгән.

Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин көн саен пропуск системасыннан республиканың 800 меңнән артык кешесе файдалана, дип хәбәр итте. «Без гражданнарның билгеле бер өлеше смс-пропусклар буенча өйдән чыгу мөмкинлеге белән чиктән тыш файдаланганын күрәбез, - дип билгеләде ТР Цифрлар министры. - Аерым алганда, 200 кеше көн саен чыгу сәбәбе сыйфатында паспорт алмаштыруны күрсәткән. 6 меңнән артык граждан үзизоляция урынын атнага берничә тапкыр алыштыра.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстанның оператив штабы цифрлы пропуск системасында кайбер үзгәрешләр турында карар кабул итте. Аерым алганда, хәзер җирләүдә катнашу мөмкинлегеннән татарстанлылар атнага 1 тапкыр, суд утырышларында катнашу һәм паспорт алыштыру өчен - аена 1 тапкыр, дачага бару өчен - атнага 2 тапкыр файдалана алачак. Шулай ук атнага 1 тапкыр татарстанлыларда күпфункцияле үзәккә баруга цифрлы пропуск алу мөмкинлеге бар. Исегезгә төшерәбез, элегрәк йорттан чыгу өчен яңа, унынчы сәбәпне максатлар исемлегенә өстәү турында игълан ителде - күпфункцияле үзәккә һәм пенсия фонды бүлекләренә бару.

Моннан тыш, цифрлы пропускларның контакт-үзәге эшендә үзгәрешләр булды. 13-нче апрельдән бердәм кайнар линия +7(800)250-90-33 телефоны буенча татарстанлылар «Россиядә эш» порталында теркәлү һәм эшсезлек буенча пособие алу мәсьәләләре буенча консультация ала алачак, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.


Фото һәм чыганак: kzn.ru


















 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading