16+

Татарстанда көчле давыл аркасында 700 йорт утсыз калган

Зыян күрүчеләр исемлегендә-бер хатын-кыз бар.

Зыян күрүчеләр исемлегендә-бер хатын-кыз бар.

Татарстанда көчле давыл аркасында агачлар ауган. Аларның күбесе-Казанда (11әү). Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 Биектау районында агач аву аркасында бер кеше зыян күргән. Агач җиңел автомобиль өстенә ава, машина салонында булган 60 яшьлек хатын-кыз зыян күрә. Хастаханәдә аңа тиешле ярдәм күрсәткәннән соң аны өенә озаталар. 
Моннан тыш, Казанда тагын дүрт автомобиль зыян күргән. 
Республика буечна 10 торак пункттагы  мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, 3816 кеше яши торган 700 йорт һәм җиде муниципаль берәмлек (Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Кама, Теләче һәм Казан) утсыз калды. Хәзер инде электр белән тәэмин итү тулысынча торгызылган. 
Фото: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading